Татарлар турында

Татарлар — бай тарихлы, мәдәниятле, һәм тамырлары Идел Болгары белән Алтын Урдага барып тоташкан зур төрки халык.
Бу — көчле рухлы, укымышлы, үз гореф-гадәтләрен саклап калган, шул ук вакытта дөньяга ачык булган милләт.
Татар халкының мәдәнияте үзенчәлекле музыкасы, тәмле аш-сулары, кунакчыллыгы һәм олыларга хөрмәте белән билгеле.
Ислам дине милли йолалар белән үрелеп, татарларның тормыш рәвешен бизи һәм бердәмлеген ныгыта.
Бүгенге татар халкы — горур, тырыш һәм ихтирамга лаек милләт, халыкара мәйданда үзенең милли үзенчәлеген лаеклы рәвештә тәкъдим итеп, туган телен, бәйсезлеген һәм суверенитетын саклап кала.

Безнең максат

Бүгенге дөньяда татар халкы үзенең тарихи ватаны белән генә чикләнмичә, җир шарының төрле почмакларында яши.
Без, Япониядә яшәүче татарлар, үзебезнең милли-мәдәни үзенчәлекләрне саклауны һәм дөньяның төрле илләрендә яшәүче татарлар белән туганлык бәйләнешләрен үстерүне максат итеп куябыз.